8 июль көнне “Молодая гвардия” членнары урамда һәм төрле организацияләрдә эшләүчеләргә ромашка чәчәге төшерелгән стикерлар тараттылар. Алар кешеләргә Гаилә көне турында сөйләделәр. ГХАТ булегендә һәр килгән кешеләргә символик бүләкләр һәм стикерлар тапшырылды.
08 июль көнне Питрәч районны ЗАГС бүлегендә 3 яшь пар язылышты һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылды. 9 әнигә сертификатларны башкарма комитетнын урынбасары З.Ш.Мухаметгареева һәм Управления башлыгы И.А.Ахметзянов тапшырдылар.
8 июль «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык » көнендә Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә Тюриков Вячеслав һәм Муллагулова Әлфинә үзләренең никахларын законлаштырды. Бу көн алар өчен икеләтә бәйрәм булды.
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2015 елның 7 июлендә 100 нче бала теркәлде.