Бу көн шулай ук изге князьләр Петр һәм Феврония Муромскийларны яклаучылар көне дип тә билгеле. Петр һәм Феврония Муромскийлар тугрылык, диндарлык үрнәге һәм гаилә бәхете идеалы булып санала. Православие динендәге христианнар әлеге гаиләне никах һәм гаилә яклаучылары дип хөрмәтлиләр. Петр белән Феврония исән вакытта ук тугрылык, үзара мәхәббәт һәм гаилә бәхете үрнәге булдылар. Риваять буенча алар бер көндә – 1228 елның 8 июлендә вафат булганнар. Шуңа күрә һәр елны нәкъ бу көнне 25 һәм аннан күбрәк ел торган, гаилә нигезенең ныклылыгы белән ватандашлары арасында дан казанган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешкән һәм балаларын лаеклы җәмгыять әгъзалары итеп тәрбияләгән гаиләләрне “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләклиләр.
Изге бәйрәм уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларымны кабул итегез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телим. Гаилә учагыгыз сүрелмәсен, балаларыгызның бәхетен, игелеген тоеп, сәламәт булып, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын.
Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы А.Р.Шәвәлиева.