Чирмешән районы ЗАГС бүлегендә 100нче бала теркәлде

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2015 елның 7 июлендә 100 нче бала теркәлде.

Айдар һәм Ирина Гыйләҗевлар гаиләсендә туган Аделинаны рәсми рәвештә теркәргә бәхетле әти кеше килде. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова аңа сабыйның туу турында таныклыгын һәм истәлекле бүләк тапшырды, яшь гаиләгә иминлек, сәламәтлек, шатлыклы көннәр, Аделинага бәхет, якты киләчәк теләде.

2011 елда районда 100 нче бала декабрь аенда теркәлгән, 2012, 2013 елларда ноябрь аенда, 2015тә - сентябрьдә, ә быел, 2015 елда июль аенда ук.

Соңгы биш елда туган 100нче балаларның өчесе – малай, икесе – кыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International