“Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне” уңаеннан тантаналы шартларда паспортларны тапшыру

2015 елның 7 июле, сишәмбе

2015 елның 7 июлендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне” уңаеннан Апаста 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Район хакимияте, ЗАГС бүлеге, туган якны өйрәнү музее, район мәдәният бүлеге яшьләр һәм аларның әти-әниләре өчен онытылмас мизгелләр бүләк итте. Егет-кызлар паспорт һәм дәүләт символлары турында бик күп мәгълүмат алдылар, тарихи викторинада катнаштылар. Алар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре Рамилә Вавилова белән Айрат Айтуганов җырларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International