24 октябрьдә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны район пенсия фонды җитәкчесе Г.Х.Ахметова котлады. Бу көн әниләрнең күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, музыкаль котлаулар яңгырады.
21 нче октябрь көнне Кама Аланындагы “Чулман-Су” мәдәният үзәгенең Йолалар залында 14 яшьлек үсмерләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Актаныш районы Актаныш авылыннан сугыш ветераны Сагбиев Садри Сахби улы 95 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
Чөнки шушы көн кәләшнең туган көненә туры килгән. Яшьләр Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә язылышачак.
Шунысы куаныч 74 бала күп балалы гаиләдә туды. Мәсәлән, Яңа Ибрай авылыннаң Глюмовлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга килде. Ә октябрь аенда Загидуллиннар гаиләсендә Сара исемле кыз жиденче бала булды.
2015 елның 22 октябрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2500-нче бала туу турында акт теркәлде. Ул 17 октябрьдә Нефедовлар Дмитрий Александр улы һәм Наталья Константин кызы гаиләсендә туган борынгы яһүд теленнән “коткару” дигән мәгънәгә ия булган Елисей исемле малай булды.