Максаты яңа информацион технологияләрне Татарстан Республикасы ЗАГСларында куллану булып тора. Мәскәү өлкәсенең администрацияне информацион ресурс һәм программалы тәэмин итү булегенең Большаков Андрей Вячеслав улы Казан шәһәренең Идел буе ЗАГСын карап чыкты. Шунда ул информацион система «WEB-АИС ЗАГС» белән танышып чыкты.
“Казан” гаилә үзәгендә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 14 яше тулган 9 яшүсмер Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Яшь буын вәкилләре мөстәкыйльлеккә беренче адымнарын ясадылар. Паспорт алу зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Кулларына мөһим документ - паспорт алган яшьләр максатларына ирешеп, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булырлар дип ышанабыз.
2015 елның 13 ноябрендә ИТ-парк территориясендә ТР МК ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаилевна Шәвәлиева, Мәскәү өлкәсе администрациясенең мәгълүмати ресурслар һәм программалы тәэмин итү бүлеге мөдире Андрей Вячеславович Большаков, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре, "Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге" вәкилләре һәм web-АИС ЗАГС программасын эшләүче "ЦЕНТР" компанияләр төркеме хезмәткәрләре катнашында очрашу узды.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 470 сабый теркәлде: 226 малай һәм 244 кыз. Иң кечкенә бала 720, ә иң зуры – 4 910 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 44 яшь.
13 ноябрь көнне, Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге бинасында урнашкан “Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү бүлегендә “Бердәм Россия” партиясе Председателенең Региональ иҗтимагый кабул итү җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты, социаль политика Комитеты председателе урынбасары Татьяна Воропаева катнашында кабул итү алып барылды.
Сугыш елларында утны-суны кичкэн ветеран Боек Жинунен 70 еллыгын куру белэн узен бик бэхетле саный. Мансур аганы тэбриклэргэ район житэкчелеге, жирле узидарэ башлыгы, Саба районы военкомы хэм туганнары килгэн иде. Алар узлэренен матур телэклэрен житкерделэр хэм истэлекле булэклэр тапшырдылар.
Ринат Җәудәт улы 25 ел тимер юлында Әгерҗе Локомотив депосында эшләде, Альфира Мансур кызы 20 ел балалар бакчасында. Алар матур 3 бала үстерделәр, хәзер алар бәхетле әби, бабай.
Әтнә муниципаль районы Төрекләр авылында яшәүче Зарипова Мөршидә Зариф кызына 13 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
Бу тур Татарстан Республикасы туризмы дәүләт комитеты булышлыгы белән оештырылды.
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең никах теркәү залында яшь әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тагын 12 райондашыбыз капитал сертификатына ия булды.