ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Тихоново авылында чикәү календаре кысаларында икенче ел рәттән авыл көне уздырыла.

Нәкъ 29 нчы июнь көнне правословие чиркәве изге Тихон Амафунтскийны искә ала. Ышануларга караганда , бу көнгә кошлар сайравы сирәгәя башлый, кояш хәрәкәте кими, чәчү төгәлләнә һәм бу көннән Купалога кадәр шифалы тамырлар җыела.

Бу юлы көн тәртибендә Алабуга районында үлемне теркәү сроклары тәртибен бозу фактларына анализ ясалды. Комиссия үзара килешенеп эшләү алымнарына ныграк игътибар бирергә кирәк дигән карарга килде.

29 июньдә Апас район китапханәсендә бөек классикларның әсәрләрен сәнгатьле укуның Бөтенроссия конкурсының бишенче  район этабы үтте. Биредә 23 яшь номанант катнашты. Моңарчы районыбызның һәр мәктәбердә сайлау туры уздырылды. Район турында җиңүчеләргә мәгариф бүлегенең грамоталарын тапшырдылар һәм  Зеленодольск шәһәрендә үткәрелгән финал ярышларында катнашу мөмкинлеген булдырдылар.

 Авылдашлары арасында гына түгел, актив җәмәгать тормышы алып баруы белән бөтен Ютазы районында киң танылу тапкан һәм абруй яулаган Нәкыя Мансур кызы Шарафиева 29 июнь көнне 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Аны зур бәйрәме белән Ютазы авыл җирлеге хезмәткәрләре дә котлады.

Бүген Зәй төбәгендә яшәп тормыш итүче, хезмәт ветераны Андреев Анатолий Венедиктовичка 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Аңа тантаналы рәвештә Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ә автоклуб хезмәткәрләре күңелле җырлар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

30 июнь сәгать 9.00дан Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлмәсендә гражданнар кабул ителәчәк. Кабул итү Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105а йорт адресы буенча урнашкан китапханә бинасында узачак.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә Нурлатта яшәүче юбилярларга РФ Президенты Владимир Путин котлаулары җиткерелде. Ул 95 һәм 90 яшьлек Хәербанат Гыйльманова һәм Антонина Утлякова. Тыл ветераннарына  район башлыгы Равил Кузюровтан чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Ә юбилярлар туган көннәре белән котларга килгән һәркемгә олы рәхмәтләре белән изге теләкләрен дә җиткерделәр.

   Хәрби-патриотик тематика программасы белән Мамадыш районы “Әтиләр клубы” вәкилләре “Иҗтимагый ВДВ ветераннары оешмасы” белән берлектә “Яшь гврадия” палаткалы лагеренда чыгыш ясады.

Тукай районы Олы Шилнә авылында яшәүче Кабировлар гаиләсендә икеләтә шатлык. Илшат белән  Диләрәнең  игезәк малайлары дөньяга килде. Хәзер гаиләдә өч малай – Әмирхан, Тимерхан, Зәлимхан. Бу гади булмаган исемнәр бабалары истәлегенә куелган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International