Бу көннәрдә Нурлатта яшәүче юбилярларга РФ Президенты Владимир Путин котлаулары җиткерелде. Ул 95 һәм 90 яшьлек Хәербанат Гыйльманова һәм Антонина Утлякова. Тыл ветераннарына район башлыгы Равил Кузюровтан чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Ә юбилярлар туган көннәре белән котларга килгән һәркемгә олы рәхмәтләре белән изге теләкләрен дә җиткерделәр.