ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында комиссия тарафыннан түбәндәге сораулар каралды:

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты 2016 елның социологик тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча әзерләгән " Татарстан Республикасы халкының коррупция турында фикерләрен өйрәнү" мәгълүмати-аналитик материалын карау.

Тәтеш районы Олы Бисәр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Курмышкина Агриппина Тарасовна үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Юбилярны район Башлыгы Рамис Хатыпович һәм Льяш авыл җирлеге Башлыгы Ирина Тихонова котладылар.Балалары һәм оныклары исә Агриппина Тарасовнага РФ Президенты В.В.Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов котлауларын тапшырдылар һәм шулай ук юбилярга чәчәк букеты белән истәлекле бүләк тапшырылды.

    ГХАТ бүлеге хезмәткәре Гөлназ Фаздуллина Ютазы районы Димтамак авылында  65 ел бергә яшәүче  Сиразия Мансур кызы һәм Әмирҗан Хамидулла улы Галиуллиннар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Тормыш юлыннан озак еллар бергә атлаганда, бер-берсенә булган йөрәк җылысын аклап кала алган бу матур парга бүләк һәм чәчкә букеты тапшырылды.

 

Менә инде 10 ел дәвамында “Уяв” Нурлатта бөтен илдән һәм якын чит илләрдән дә милли мәдәният сөючеләрне җыя. Быел да “Уяв”ның башкаласы Нурлат үзенә генә хас кунакчыллык белән мәртәбәле кунаклар – республикабызның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Чуваш Республикасының милли һәм архив эшләре буенча министры вазифаларын башкаручы Константин Яковлев, ТР Дүләт Советы депутатлары һәм ике республикадан да министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Укучылар ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге, анда төрле чаралар үткәрелүе турында, бүгенге көндә бүлекнең гражданнарны кабул итү өчен барлык уңайлыклар барлыгы турында әйтелде. Ә инде соңгы сүз итеп, балаларга, үз гаиләләренең тарихын онытмаска, аны белергә, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең кадерен аңларга икәнлеге турында әйтелде.

      2016 елның 29 июнендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 68 Чаллы гаиләсе алды.

Күп кенә гражданнар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләргә мөрәҗәгать иткәндә еш кына вакытны чиратларда үткәрергә кирәклеге белән очраша.

2016 елның 29 июнендә бик күркәм пар - Лидия Павловна һәм Виталий Моисеевич Молоствовларны хөрмәтләделәр. Алар матур гаилә булып, бер-берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр!

Һәр җомга һәм шимбә саен Киров ГХАТ белгечләре альтернатив мәйданчыкта язылышу тантанасын үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International