2016 елның 29 июнендә бик күркәм пар - Лидия Павловна һәм Виталий Моисеевич Молоствовларны хөрмәтләделәр. Алар матур гаилә булып, бер-берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр!
Әлеге тантаналы көндә аларны алтын туйлары белән котларга якыннары һәм туганнары килде. Шулай ук әлеге күркәм бәйрәмнәре белән ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова тәбрик итте.
Лидия һәм Виталий Молоствовлар мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар. Аларга “Совет да любовь” истәлек медальләре тапшырылды.