ГХАТ бүлеге хезмәткәре Гөлназ Фаздуллина Ютазы районы Димтамак авылында 65 ел бергә яшәүче Сиразия Мансур кызы һәм Әмирҗан Хамидулла улы Галиуллиннар гаиләсен матур бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Тормыш юлыннан озак еллар бергә атлаганда, бер-берсенә булган йөрәк җылысын аклап кала алган бу матур парга бүләк һәм чәчкә букеты тапшырылды.