Нурлатта татулык һәм бердәмлек бәйрәме

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Менә инде 10 ел дәвамында “Уяв” Нурлатта бөтен илдән һәм якын чит илләрдән дә милли мәдәният сөючеләрне җыя. Быел да “Уяв”ның башкаласы Нурлат үзенә генә хас кунакчыллык белән мәртәбәле кунаклар – республикабызның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Чуваш Республикасының милли һәм архив эшләре буенча министры вазифаларын башкаручы Константин Яковлев, ТР Дүләт Советы депутатлары һәм ике республикадан да министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

-Гаилә – дәүләтнең төп нигезе, - диде бәйрәмне рәсми ачу тантанасында чыгыш ясаган Айрат Хәйруллин. –“Уяв” чуваш милли бәйрәменең тарихы чыганаклары да гаиләгә барып тоташа. Элек-электән чуваш яшьләре кыр эшләрен тәмамлаганнан соң билгеләп үтелүче “Уяв” бәйрәмендә танышып, үз парларын тапканнар һәм көзен ныклы гаилә корып балалар үстергәннәр. Шуңа да бәйрәмдә милли чуваш туе йоласы күрсәтелде. Традиция буенча, мәртәбәле кунакларның сәләмләүләреннән соң өлкәннәр табигатьтән игелек һәм мул уңыш сорап, җиргә каен агачыннан чөй кадады һәм бар дә бердәм әйлән-бәйләнгә кушылды. Чыннан да, Нурлатта дуслык әйлән-бәйләне елдан-ел үсә бара, кунакларның географиясе дә киңәя. Алга таба да шулай була күрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International