Бүген Зәй төбәгендә яшәп тормыш итүче, хезмәт ветераны Андреев Анатолий Венедиктовичка 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Аңа тантаналы рәвештә Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ә автоклуб хезмәткәрләре күңелле җырлар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.