Менделеевск районында Тихон көне

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Тихоново авылында чикәү календаре кысаларында икенче ел рәттән авыл көне уздырыла.

Нәкъ 29 нчы июнь көнне правословие чиркәве изге Тихон Амафунтскийны искә ала. Ышануларга караганда , бу көнгә кошлар сайравы сирәгәя башлый, кояш хәрәкәте кими, чәчү төгәлләнә һәм бу көннән Купалога кадәр шифалы тамырлар җыела.

  • Көндез без молебен уздырдык. Службага күп авылдашларның килүе күңелне сөендерә, димәк , гореф-гадәтләр яңара, -диде Тихоново чиркәве иерее Виктор атакай.

Авыл җирлегендә яшәүчеләрне һәм кайткан кунакларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева , авыл башлыгы Алексей Карманов котлады. Ул  гаиләне ныгытуга һәм гаилә гореф-гадәтләрен саклауга багышланган иҗтимагый чараларда катнашкан  гаилә юбилярларына, актив катнашучыларга, озак яшәүчеләргә, яшь буын вәкилләренә   истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чараны үзешчән артистлар чыгышы, халык уеннары, спорт ярышлары дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International