Балтач районыннан Илнар һәм Алия Мөбарәкшиннар гаиләсендә зур шатлык - 2016 елның 2 август көнне бу якты дөньяга аларның уллары аваз салды. Балага бик тә мәгънәле татар исеме Ислам дип куштылар.
Быел ярминкәдә Россиянең 170 шәһәр-төбәкләреннән 1300 һөнәрче катнашты. Ярминкәдә быел 165 меңләп артык кеше булып китте. Алабуга районы ГХАТ бүлеге белгечләре дә ярминкәдә катнашты.
Чирмешәндәге мәдәни үзәкне ошатты, барысын да үзе карап йөрде республика җитәкчесе.
-Мондый үзәкләр талантларны ачу өчен кирәк, мондагы кебек ЗАГС та кирәк, - диде ул.- Әле төзелешләр тагын булыр. Алга китеш өчен сездә мөмкинлекләр күп.
2016 нче елның 06 августында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 15 ел бергә гомер кичерүче Чекашовлар гаиләсен чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.
2016 елның 6 нчы августында Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Мәллә-Тамак авылында гомер итүче Сахбиев Ризатдин Сахби улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
2016 елның 6 августында Чистай Никахлашу сараенда яшь пар Комаровларның никахы теркәлде.Анна белән Артем шәһәр өяз музеенда, шулай ук Чистайның иң матур җирләрендә булдылар.Аларны һәр җирдә гаҗәпләнеп һәм сокланып каршы алдылар, чөнки алар Екатерина II идарә иткән чордагы искиткеч киемнәрдән булып, нәкъ менә тарихи персонажларны хәтерләттеләр!
2016 нчы елның 6 августында Әгерҗе шәһәренең туган көнен һәм Тимерьюлчылар көнен бәйрәм иттеләр. Матур традиция бунча Әгерҗе район башлыгы Макаров В.В. 25, 30, 35, 40, 45, 50 ел бергә гомер иткән, үрнәк гаиләләрне бүләкләде. Аларга тантаналы шартларда Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 елның 5 августта 2 меңенче пар үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Бу бәхетле пар – Александр һәм Анна Толстовлар.
ГХАТ идарәсе исеменнән яшь гаиләне матур бәйрәм белән котлыйбыз, мәхәббәт, шатлык, тигез гомер телибез!
5 августта Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның дүртенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Динар һәм Ләйсән Мокатдисовлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Самир һәм Самат дигән исемнәр бирделәр.
Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогында яшәүче Разум абый белән Мөнәвәрә апа Михайловлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Разум абый гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Ул күп еллар мәктәптә укытучы булып, Мөнәвәрә апа Җәлил туган якны өйрәнү музеенда эшләгәннәр.