2016 елның 6 августында Чистай Никахлашу сараенда яшь пар Комаровларның никахы теркәлде.Анна белән Артем шәһәр өяз музеенда, шулай ук Чистайның иң матур җирләрендә булдылар.Аларны һәр җирдә гаҗәпләнеп һәм сокланып каршы алдылар, чөнки алар Екатерина II идарә иткән чордагы искиткеч киемнәрдән булып, нәкъ менә тарихи персонажларны хәтерләттеләр!
Чистайлылар әлеге сөйкемле парга карап янә бер кат үзләренең борынгы сәүдәгәрләр шәһәрендә яшәүләре белән гоурлык хисләре кичерделәр.