60 ел бергә…

2016 елның 5 августы, җомга

Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогында яшәүче Разум абый белән Мөнәвәрә апа Михайловлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Разум абый гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Ул күп еллар мәктәптә укытучы булып, Мөнәвәрә апа Җәлил туган якны өйрәнү музеенда эшләгәннәр. Бүгенге көндә Разум  абый һәм Мөнәвәрә апа лаеклы ялда булуга карамастан Ветераннар хәрәкәтендә һәм районыбыз тормышында актив катнашалар. Һәркайда, һәрвакыт бергә алар. Бергә-бергә өч кыз тәрбияләп, һәрберсенә дә югары белем биргәннәр, оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Юбилярларны ветераннар советы һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәре котлады. Аларга парлы юллар, бәхетле еллар, ныклы сәламәтлек,  балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International