Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында мәдәни үзәкне ачу тантанасында катнашты

2016 елның 7 августы, якшәмбе

Чирмешәндәге мәдәни үзәкне ошатты, барысын да үзе карап йөрде республика җитәкчесе.

-Мондый үзәкләр талантларны ачу өчен кирәк, мондагы кебек ЗАГС та кирәк, - диде ул.- Әле төзелешләр тагын булыр. Алга китеш өчен сездә мөмкинлекләр күп.

Чирмешән лицее янындарак төзелгән яңа объект - мәдәни үзәккә яшьләр дә, олылар да килә ала. Бинада 3D форматында фильмнар күрсәтүче, 30 урынга исәпләнгән кино, шулай ук күргәзмәләр һәм хореография заллары, берьюлы 40 кеше шөгыльләнерлек түгәрәкләр бүлмәләре һәм чирмешәнлеләргә аеруча кирәк - ЗАГС залы урнаша.

Фойеда дискотекалар оештырырга планлаштыралар. Җиһазлар, музыка аппаратлары алынган, коммуникацияләр эшли.

Мәдәни үзәкне заманча материаллар кулланып салдылар, тирә-юнен дә төзекләндерделәр. Бина тирәсендә быел утыртылган аллы-гөлле чәчәкләр тамыр җибәрде. Монда машина белән дә ансат кына килергә мөмкин, туктап, көтеп тору өчен юл, асфальтлы иркен мәйдан бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International