ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Нурлат  муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парлар һәм барлык теләүчеләр “Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр” акциясендә  даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.

Бу көннәрдә, Яңа ел алдыннан 5330  сум акча фондка күчерелде.

Питрәч районында яшәүче Анна Калистратова үзенен 90 яшлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, аэродромда эшләгән. Юбилярны район башлыгы исеменнән Зимфира Мухаметгареева котлады.

Казанның иң зур ГХАТ бинасында 10 нчы сыйныф укучылары булдылар.

Казан Мэры исеменнән 55 алтын һәм бриллиант парга бүләкләр тапшырылды.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яшәүче Зәйтүнә әби Әхмәтсафинага 90 яшь тулды!

20 декабрь  көнне Зәйтүнә Әхмәтсафина 90 яшен тутырды. Аны олы юбилее белән тәбрик итәргә Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Абдуллин, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, ЗАГС  бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова килде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның  Котлау хаты һәм авыл җирлеге әзерләгән истәлек ле бүләк тапшырылды.

 “ Пар канатым син иркәм “ исемле  25 ел бергә гомер иткән 4 пар катнашында  кичә үткәрелде.

Бүген, 20 нче декабрь көнне, район администрациясенең актлар залында район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.  

Яңа ел алдыннан, Азнакай шәһәренең ГХАТ бүлеге, "алтын" юбилярларны: Гарайшиннар, Поповченко, Нигматуллиннар гаиләләрен, тантаналы рәвештә, хөрмәтләп үттелләр. Шәһәрнең иң беренчеләрдән булып нигез салучылар, гомер буе район оешмаларында эшләп, үз хезмәтен биргән кешеләр, яхшы балалар, оныклар  тәрбияләгәннәр.

Питрәч районы Богородское авылында яшәүче Анастасия Ивановна Козловская үзенен 95 яшлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы елларында ул колхозда тракторда эшли. Кияүгә чыгып 60 ел бергә яшиләр. Аларнын 6 балалары, 11 оныгы, 19 оныкчыгы. Юбилярны район җитәкчеләре котлады. 

2016 елның 20 декабрь көнендә Россиянең ЗАГС орагннары барлыкка килүенең 99 ел тулу уңаеннан бәйрәм итү кысаларында Лениногорск шәһәрендә түгәрәк өстәл “Тәҗрибә белән уртаклашу–һөнәри үсешекә һәм үсүгә импульс " дигән темага узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International