2017 елның 9 март көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда, 14 яше тулган гражданнарга тантаналы рәвештә паспортар тапшырылды. Тантананы Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Друк В.В. ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында, яшьләргә, бәлки бу вакыйганың нинди дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә төшенеп бетмәүләрен әйтеп, бүгенге көннән башлап аларның мөстәкыйльлеге һәм тормышларындагы иң мөһим документ алуларын искәртеп, бай тарихлы зур илнең гражданнары икәнлеген әйтеп узды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017-нче елның 9 март көнне 32 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова кызы ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар.
Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районы 77 номерлы хокукый белемнәр гимназия укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне шәһәрнең ГХАТ идарәсенең белгече Лейсан Ахметшина үткәрде.
9 мартта Алабуга ЗАГС булегендә игезәкләр тууы теркәү тантанасы булды. Кухлевлар гаиләсе ике малайга Эрнест һәм Марк исеме бирде. Яңа туганнарның берсе дөньяга 3700, икенчесе 3100 авырлыгында килде.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бөгелмә шәһәре 3 нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән чираттагы гаилә нигезе дәресе узды. Бүлек белгечләре укучыларга үзләренең эшчәнлек үзенчәлекләре, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, укучылар әти-әниләре белән мөнәсәбәт турында тест узды. Бу көнне укучылар никах теркәү тантанасы шаһитлары булды.
2017 елның 9 мартында Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә №600нче номерлы акт язуы төзелде.
Чираттагы «Гаилә дәресе» 2017 нче елның 09 мартта Зәй шәһәренең ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде.
Район башлыгы Александр Шадриков бәйрәмдә катнашучы барлык хатын-кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына изге теләкләрен җиткерде.
«Вальс көенә» дип исемләнгән гаҗәеп кичә хатын – кызлар бәйрәме алдыннан үтте. Анда тормыш тарихлары 30, 40, 50 ел элек башланган егермедән күбрәк гаилә пары катнашты. Мәхәббәт һәм тугрылык антын алар еллар буе үзләренең йөрәкләрендә саклап килгән.
8 март көнне Баулы районы Николашкино авылында яшәүче Евграфовлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм. Хатын-кызлар язның беренче бәйрәме белән котлаулар кабул иткәндә гаилә башлыгы, Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Иван улы 90 яшен билгеләп үтте. Юбиляр “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән, Хезмәт ветераны исемен йөртә.