Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә 600 сабый тууы теркәлде

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

     2017 елның 9 мартында Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә №600нче номерлы акт язуы төзелде.

     Калимуллин Илшат һәм Гөлназ гаиләсендә гүзәл кыз дөньяга килде. Бәхетле ата-ана кызларына матур исеме Ирада дип кушканнар. Әлеге исем, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, максатына омтылышлы дигәнне аңлата. Калимуллиннар гаиләсе кызлары туу белән куп балалы гаилә булды.

     ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның тормышындагы беренче документын –  туу турында таныклыкны һәм  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын тапшырдылар, гаиләгә иминлек һәм кызларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International