ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

«Татарстанда музейлар язы – 2017» уңаеннан Нурлат муниципаль районында тантаналы рәвештә 14 яшь тутырган үсмерләргә паспортлар тапшырдылар. Бу көн - яшьүсмеләрнең тормышында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу.

Бүген, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды. Шушындый күренекле көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Ишмурзиннар гаиләсе үзләренең никахларын теркәде.

Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге  тарафыннан түбәндәге хәйрия чаралары уздырылды:

-"Ветераннар янәшә яши"- өлкәннәргә, ветераннарга, Бөек ватан сугышында катнашучыларга адреслы ярдәм күрсәтү;


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 25 нче апрель көнне Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Фикерем бар” исемле ток-шоу үтте. Чарада укучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм гаилә белән эшләүче җитәкче-белгечләр катнашты.

Чараның темасы – гражданлык никахы. Укучылар командасы төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Җәмәгать судьясы Бриллиант Ханнанова, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Диләрә Шакирова, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәре Чулпан Латыйпова, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов шулай ук үз фикерләрен җиткерделәр.

2017 елның 25 апреле көнне район делегациясе Мөслим авылында гомер итүче Бәширова Зоя  Никитичнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

    Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Зоя ханымга саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.

       25 апрель  көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән барлыкка килгән Хәйрия фонды тарафыннан матур чара үткәрелде. Бу чарада район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Алар бәйрәмдә катнашып, конкурсларда җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырдылар.

25 апрельдә Апас районы “Сәләт“ балалар иҗаты үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Сафина җитәкчелегендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН “ акциясенә һәм акция барышына, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Һәр тармак җитәкчесе, белгечләр үз эшләренә хисап тоттылар. Аеруча актив эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. ЗАГС бүлеге коллективы да Рәхмәт хаты иясенә лаек булдылар. Изге эшләр дәвам итә…

     2017 елның  25 нче  апрель көнне  Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  мастер-класс узды. Мастер - класс 75 кеше булдылар.   Чыгышны  "ТАНАР" Гаилә клиникасының психологик хезмәте җитәкчесе Елена Витальевна Зобнина алып барды. Психолог иреңә, хатыныңа, балаларың, хезмәттәшләреңә, дусларың рәнҗешләр җыймаска, гафу итәргә, үткәннәрнә җибәреп, бүгенче көн белән яшәргә өйрәнергә кирәк дип өндәде. Болар барсы якты киләчәкнең нигезе!

    2016 елның 25 апрель көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең Кама төзелеш көллияте укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

ГХАТ хезмәткәрләре никакхлашу сараена Алексеевск балалар сәнгате мәктәбе тәрбияләнучеләрен кунакка чакырды. Анда алар дәрес формасында кызыклы әнгәмә корды. Сайт чыгу урыннарыннан төрле биремнәр, табышмаклар, сынамышлар бирелде. Соныннан балаларны тугәрәк өстәлгә  чакырып, әйләнә-тирәдәге мэхитне пычрата торган калдыкларнын купме вакыт әчендэ таркалу сәбәпләрен чиштеләр,ачыкладылар.Сабыйлар истәлеккә узләренен ижат жимешлэре белән фотога  төштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International