ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

ГХАТ хезмәткәрләре никакхлашу сараена Алексеевск балалар сәнгате мәктәбе тәрбияләнучеләрен кунакка чакырды. Анда алар дәрес формасында кызыклы әнгәмә корды. Сайт чыгу урыннарыннан төрле биремнәр, табышмаклар, сынамышлар бирелде. Соныннан балаларны тугәрәк өстәлгә  чакырып, әйләнә-тирәдәге мэхитне пычрата торган калдыкларнын купме вакыт әчендэ таркалу сәбәпләрен чиштеләр,ачыкладылар.Сабыйлар истәлеккә узләренен ижат жимешлэре белән фотога  төштеләр.

2017 елның 25 апрелендә ЗАГС бүлеге һәм район матбугат хезмәткәрләре белән берлектә яңа туган 100 нче балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы булып үтте.

Бәхетле әти-әни Светлана Сергеевна һәм Андрей Викторовичка ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы истәлекле бүләкләр һәм йөзенче номерлы таныклык тапшырды.

“Язгы игелек атнасы” акциясенә кушылып  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре  уткәрелде.

25 апрель  көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә янәдән  “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Такталачык, Кадет мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. 

    Ютазы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 50 ел бергә яшәүче  Замира Гаппасовна һәм Марс Камилович Галиповлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Алар озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән  бу матур парга  тәбрик сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

             2017-нчы елның 25-нче апрелендә Актүбә бистәсе администрациясенә яшь парлар яңа туган балалары белән чакырылды. Бу чара гаилә айлыгына багышлана. Анда тантаналы рәвештә Актүбә бистә башлыгы   Роза Алмас кызы Галеева гаиләгә сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләп,  Татарстан Республикасы  Президентның котлавын  кечкенә сабыйларның әти-әниләренә тапшырды. Аннары бергәләп истәлекле фотога төштеләр.

     Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 17 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте   белгечләре тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр.

       Бүген «Березка» Лаеш балалар бакчасында «Язгы яхшылык атнасы» кысаларында ГХАТ хезмәткәрләре «Гаиләбез белән укыйбыз» фотоконкурсына  йомгак ясадылар. Ярышта җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр

hәм фотосүрәтләр, ә калган балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырыл-ды.

ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сагитова хезмәттәшләренә ГХАТ органнары тарихы системасы турында сөйләде.

«Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында һәм гражданнарда ЕСИА язмасын алу кирәклегендә кызыксыну уяту, дәүләт порталы аша электрон хезмәтләр күрсәтүен популярлаштыру сәбәпле, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белән Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең укучылары өчен әңгәмә үткәрелде. Гади электрон имза белән электрон гариза бирүгә аерым игътибар бирелде. Балаларга видеоролик күрсәтелде.


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан районыбызның сугыш ветераннарына, сугыш толларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын һәм бүләклерен өләшәләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмадылар. Котлау хаты һәм бүләкне Прасковья Ивановна Борисовага тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International