ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2017 ел
якшәмбе

Без бик күп ырымнарга ышынганлыктын, май аенда туй үткәрүне дә бик яхшы билгеләрдән санамыйбыз. Бу айда туй көннәрен билгеләгән яшь парларга туйны башка айга күчерү турындагы киңәшләр, әлбәттә, күп биреләчәк.


27
май, 2017 ел
шимбә

   Бүген Камалова Мөршидә Баһап кызын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы  муниципаль районы Советы аппраты җитәкчесе Рәис Вафин, Уразлино авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин һәм  Кама Тамагы  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина котлады.

2017 елның 27 маенда никахлашу Сараенда "Булачак гаилә "Юнона"  проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Проект Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк "Эйдос" белән берлектә эшләнгән.


26
май, 2017 ел
җомга

Теләче район хакимиятенең актлар залында коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясының чираттагы утырышы узды.

26 нчы май көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов рәислегендә коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясының чираттагы утырышы узды.                      

26 майда Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда Ипполитов Андрей белән Есипенко Алланың никахлары рәсми рәвештә теркәлде. Бу көн алар өчен икеләтә истәлекле булып калачак, чөнки алар шәһәрәбездә 2017 елның 100 нче пары булып санала. Яшьләр балдаклар алмашып беренче гаилә документын алдылар. Якыннары, дуслары аларны тантаналы көне белән котлап, алдагы тормыш юлында һәрвакыт бергә булырга, уңышлар һәм бары бәхет кенә теләделәр.

  2017 елның 26 май көнендә Арча районы  Утар-Аты авыл җирлегендә Вансит һәм Нурзафак Исмәгыйлевлар, Фәрит һәм Кәримә Хәкимовлар, Мөнир һәм Әминә Касыймовлар, Наил һәм Сәбигә Якуповлар гаилә коруларына 50 һәм 55 ел булу уңаеннан Орнашбаш авыл клубында бәйрәм кичәсендә кунак булдылар.  Алар балаларына яхшы урнәк булган, ә балалары, үз чиратында, әти-әнидән калаган матур йолаларны саклаган, чын мәгънәсендә, дәрәҗәле, лаеклы гаиләләр.

   “Кияү белән кәләшне” шулай ук Утар-Аты авыл җирлеге җитәкчесе Хәкимҗанов Ә.Г. котлап бүләкләр тапшырды. 

          Әлмәт районының гаилә кыйммәтләрен ныгыту кысаларында һәм хокук ярдәме максатында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Медицина колледжы 1 курс студентлары белән очрашу уздырылды.

   Бүген Ямаширмә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны ике Дан ордены кавалеры Гомәр Рамазановның хатыны Әминә Рамазанованың күркәм 90 яшьлек юбилее. 67 ел  ир белән хатын бер-берсен яратып һәм аңлап яшиләр, биш бала үстереп, аларга яхшы тәрбия биргәннәр, тормышта лаеклы урын табып, барысы  да үрнәк гаилә корганнар. Гомәр абый белән Әминә апаның 9 оныгы һәм оныкчыклары бар. Ямаширмәдә Рамазановлар гаиләсен  хөрмәт итәләр.

    Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 26 нчы май көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.

 Евгений һәм Дарья кызларына бик сирәк очрый торган “Василина” исеме  сайлаганнар. Василина грек теленнән тәрҗемә иткәндә хөкүмәт җитәкчесе хатыны, юмарт бүләкләүче, тормышны үз кулында тотучы мәгънәсенә ия.

    Һава торышы салкынча булуына   карамастан,   гаилә тормышы юбилярларын котлау   Аксубайның яңартылган, матур балалар паркында узды. Бәйрәмдә юбилярлар үзләре генә түгел,   шулай ук район үзәге мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары, яшь балалы әниләр  дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International