Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 500 нче никах пары теркәлде. Юбилей пар булып Бурковлар гаиләсе булды.
ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары, Екатерина Романова яшь парларга зур гаилә бәхете, үзара аңлашу теләде.
Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2018 елның 31 август Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 15 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.
Ел саен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән хәйрия акциясендә катнаша. Акциянең максаты - аз керемле, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү.
2018 елның 29 август көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Ана капиталы” сертификатлары тапшыру тантанасы булды.Тантанага районның иң нәни гражданнары белән әти-әниләре, туганнары килгән иде.
Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Республике Көне алдыннан 200-нче бала теркәлде. Яңа туган мамадышлыга “Солтан” дигән исем куштылар. Бу исем гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “идарәче” дигән мәгънәгә ия.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Республика кәненә багышланган паспорт тапшыру тантанасы узды.
10 яшь Яшел Үзәнле яңа Россия Федерациясе гражданнары булдылар. Сәламләү сүзе белән залда утыручы кунакларны Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы миграция мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Грошев Игорҗ Иван улы каршы алдылар.
30 август көнне, Сарман район үзәгенең ял паркында сарманлылар Республика көнен бәйрәм иттеләр. Паркка җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Шул уңайдан Әхнәф һәм Фәния Гатауллиннарны алтын туйлары белән, Сопбух һәм Гөлсина Гыйбадуллиннарны зөбәрҗәт туйлары белән котлап, рәхмәт хаты һәм истәлек бүләк тапшырды. Кичә моңлы җырлар, биюләр белән дәвам ителде.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Сарман музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ә.Ф.Мөхәмәтгәрәев, миграция хезмәте өлкән инпекторы Г.Фатыйхова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Вәлишина һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Г.Харисова аңлаттылар һәм котладылар.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан 2018 елның 30 август көне Т.Миңнуллин паркында чәчәк бәйрәме үтте.
Дулкынландыргыч мизгел булып “алтын” юбилярларны котлау булды.
Халит Хәбир улы һәм Тәнзилә Сибагат кызы Бикмуллиннарны Кама Тамагы районы башлыгы П.Н. Лоханов рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Традиция буенча Тәтештә шәһәр көне Балыкчылар көне белән бер көндә билгеләп үтелә һәм шуңа күрә дә бәйрәм программасына төрле тематик чаралар кертелә.Бу, мәсәлән, “Балык тоту спорты” ярышлары,”Автоледи-2018” (Тәтеш автодромында) Һәм үзәк стадионда бәйрәмне тантаналы ачу чаралары, театральләштерелгән пролог һәм концерт программалары .
Әлеге бәйрәмдә Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов Тимариннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.