Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә беренче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы - бу Кириллов Андрей белән Регина гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 8 сентябрь көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы таныклык тапшырылды.
2018 елның 7 һәм 8 сентябрь көннәрендә, барлык гасырларда актуаль булган легендар классик Лев Николаевич Толстойнын туган көне уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә тематик көннәр үтте.
2018 елның 8 сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Юнона”Булачак мәктәбе” проекты кысаларында чиратагы дәрес узды.
Танайка урманындагы чаңгы трассасы буйлап бу көнне 1520 ләп алабугалы йөгерде. Алар арасында-мәктәп укучылары, студентлар, эшчеләр. Кросста ЗАГС эшчеләре дә актив катнаштылар.
2018 елның 08 сентябрендә җәмигъ мәйданында Лаеш шәһәре үзенең 14-нче туган көнен бәйрәм итте. Бу тантаналы чарада “Шәһәр көнендә” никахлашкан парларга һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саттаровлар Алмаз һәм Алина Азнакай ГХАТ бүлегендә 200 пар булып теркәлделәр. Һәм аларны Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шайдуллин никахлашу көне белән шәхси тәбрикләде.
Хакимият һәм ЗАГС бүлеге вәкилләре исемендән аларга карата җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Үз чиратларында яшьләр рәхмәтләрен белдерделәр һәм киләчәктә туган Азнакай җирендә яшәргә һәм хезмәт итәргә дип сүз бирделәр.
2018 елның 7нче сентябрь Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 5 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Айбулат Гумиров – 30 август көнендә дөнья күрде.
Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!
Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!
2018 елның 06 сентябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1700 бала туу турында акт теркәлде.
30 август көнне Салимов Ленар Сиринат улы һәм Елена Владимир кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Арина исеме кушылды.
2018 елның 7 сентябрь көннендә Түбән Кама бала тудыру йортында энилэр һәм ГХАТ идарәсе белгечләре катнашында мастер-класс үтте.
2018нче елның 6нчы сентябрендә Бочаровлар гаиләсендә истәлекле вакыйга - Чистай никахлашу сараенда аларның фарфор туе билгеләп үтелә.
Вячеслав Иванович һәм Юлия Евгеньевна, икахлашу көннәреннән шактый күп вакыт узса да, җылы һәм эчкерсез гаилә мөнәсәбәтләрен саклап кала алганнар. Бочаровлар гаиләсен Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы котлады һәм шундый парлар аркасында иң югары әхлакый кыйммәтләр: мәхәббәт, тугрылык, туган йортның җылылыгы, олыларга хөрмәт, гаилә традиицяләре һәм балалар турында кайгыртучанлык саклануы турында ассызыклады.