ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 14 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Идиятуллиннар Альберт Дамир улы һәм Екатерина Евгений кызы гаиләсендә булды. 9 сентябрьдә аларның уллары һәм кызлыры туды. Алар гаиләдә өченче һәм дүртенче балалар. Яңа туган сабыйларга  Артур  һәм Карина исемнәре кушылды.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Аның нигезе  - мәхәббәт. Лаеш районы,  алтын туйларын билгеләп үтүче Клюевлар гаиләсе.

Гаилә яшелек хатирәләре белән уртаклашты. Юбилярлар тормыш юлында  шатлыклар гына түгел сикелтәләр дә очрактан. Тормыш кыенлыкларын җиңәргә аларга бер-берсен аңлап, ишетеп, бер береңә терәк булып яшәүләре ярдәм иткән. Район башлыгының җылы сүзләре һәм акчалата ярдәме гаилә өчен иң зур бүләк булды.

Бу гаиләләр өчен район башлыгы М.П.Афанасьевның җылы котлау сүзләре hәм акчалата  ярдәме зур бүләк булды.

Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Рашит Габдулхак улы һәм Кадрия Әхми кызы Шакировларның гаилә бәйрәмнәре булып узы. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп уттеләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Е.Н.Романова тарафыннан әйтелгән жылы сузләрне тан калып тынлап утырдылар.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Дусай Кичү авылында яшәүче Сәрмәдия Садыйкованың гомер бәйрәме – тыл ветеранына 90 яшь тулды.

Шушы уңайдан юбилярны Минзәлә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роза Ягфәр улы Салдаева котлады. Олуг юбилеен билгеләп үтүче, илебезнең байлыгын һәм куәтен булдыруга үзенең тырыш хезмәте белән өлеш керткән ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның персональ котлавын җиткерде, район башлыгы Айдар Салахов һәм шәхсән үзе исеменнән котлап, бүләк һәм Хәтер китабын тапшырды. 


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Яңа Чишмә районында  «Нечкәбил-2018»  гаилә матурлыгы һәм ана булу конкурсының зона этабы старт алды. Баулы районы данын Зариповлар гаиләсе яклады. Чыгыш " Никах-гаилә туу»дип аталды.

Зариповлар гаиләсе конкурстан 3 диплом алып кайттылар: - «Матурлык һәм гармония " номинациясендә; - “Искиткеч гаилә тормышы” иншалар бәйгесендә җиңүче дипломы; - "Кунакчыл гаилә" номинациясендә җиңүче дипломы.

Сентябрь ахырында финалга үтүчеләрнең фамилияләре билгеле булачак.

 


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 800 нче бала тууы теркәлде. Ата-аналар кызларына Юстина дип исем бирделәр, грек теленнән тәрҗемә иткәндә «тәртипле " дигәнне аңлаттылар. Шулай итеп сабыйның сәламәтлеге нык булсын, ә уңыш аңа тормыштан юлдаш булсын. Владислав һәм Марияне икенче бала туу белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларның гаиләсенә бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларда да уңышлар телибез.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова, социаль яклау бүлеге, авыл ветераннар советы, мәктәп җитәкчелеге, авылдашлары, балалары да юбилярга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш теләделәр.

Тантаналы язылышу көнендә алар гомерлеккә бергә булачакларын раслап язылышу кәгазенә кул куйдылар.  Гомерләре буена алар бәхетле, тату үрнәк гаилә булып яшәделәр. Тормышта булган  авырлыкларны җиңеп, мәхәббәтне саклап, бер-береңә тугры булып, менә дигән балалар тәрбияләделәр. Рождествено авыл җирлеге башлыгы гаиләне котлап, район башлыгы исеменнән, акчалата бүләк һәм тәбрикләү сүзләре җиткерде.

 

Азнакай җирлегендә бергә тормыш иткән юбилярларны хөрмәтләү тантанасы матур традициягә әйләнде. Алтын көзнең бер көнендә ТСЖ "Универсал-Азнакай” үткәрә торган ишегалды бәйрәмгә «бриллиант» һәм «алтын» гаилә парларны чакырдылар. Азнакай районы башлыгы Марсель Шайдуллин Горшуновлар Александр Александр улы белән Нина Егор кызын, Гаптракиповлар Рәфкать Гаптельгали улы һәм Нурия Миргалим кызын шәхси үзе котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды. Бу көнне тантана сәбәпчеләр исеменә, бәйрәмдә катнашучы, туган-тумачалардан да котлау  сүзе яңгырады.


9
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

2018 нче елның 8 нче  сентябре үзенчәлекле көн - Чистай никахлашу сараенда 300нче парның никахы теркәлә.

Яшь пар - Павел Александр улы һәм Алёна Сергей кызы Лариннар – гаилә тормышларының беренче көннәрендә үк “бәхетле билет” оттылар, юбилей пары статусына лаек булдылар һәм истәлекле призга ия булдылар. Бу бүләкне Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләп тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International