ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, социаль яклау бүлеге урынбасары Фатыйма Бикбова, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигматҗәнов килгән иде. Анастасия Денисовнага  тормыш ачысын-төчесен куп күрсәткән. Ире Михаил белән алар, алты бала тәрбияләп үстерәләр, ләкин язмыш өч баласын якты дөньядан алып китә. Өч баласы хәзерге вакытта исә-саулар, үз гаиләләре белән төрле шәһәрләрдә көн күрәләр. Әниләрен котларга кызы кайткан иде. Кунакларга Анастасия Денисовна балалайкага кушылып җырлап та бирде. Озын гөмерләр телибез сезгә, Анасасия Денисовна!


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Аксубай районы Яңа Кирәмәт авылында яшәүче Әминә Камал кызы Шәйхетдинова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 80 яшендә ул акыллы һәм тәҗрибәле, позитив һәм энергия белән тулы. Аның юбилеена, зур өстәл артына күп санлы балалары, оныклары Һәм оныкчыклары җыелды. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярны котлап, аңа озын һәм бәхетле гомер теләделәр.

Баулы районы  яшь буынга үрнәк булырлык матур гаиләләргә бай. Баулы шәһәрендә яшәүче  Хабатуллиннар  гаиләсе  шуларның берсе. Мөнирулла Мутыгулла улы һәм Диния Гариф кызы 60 ел бергә кулга-кул тотынып, бер-берсен җылытып, саклап тормыш юлыннан баралар. Мәхәббәт һәм хөрмәткә нигезләнгән гаиләдә  искиткеч акыллы  балалар тәрбияләнгән.

 Баулы районы  ГХАТ бүлеге җтҗәкчесе С.Т.Мөрсәлимова Хабатуллиннар гаиләсен "бриллиант туйлары" белән котлады  һәм аларга истәлеккә таныклык, бүләк тапшырды.

         2018 елның 21 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре яшь әти-әни Радик һәм Эльвира Муллахметовларны беренче балалары тууы белән котладылар.

      2018 елның  21нче декабрендә Яр Чаллы шәһәрдә  ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 7 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый –  Акрам Сафин  – Радик һәм Диляра Сафиннар  гаиләсендә туган икенче  бала.

      2018 елның 21 декабрендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда Благодаров Евгений рәислеге астында “Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаилә роле” дип исемләнгән иҗтимагый Совет утырышы уздырылды. Бу эштә район Башлыгы Рягат Хөсәенов, төрле идарә җитәкчеләре, Совет вәкилләре, мәктәп директорлары, чакырылган кунаклар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Бала туу-һәр гаилә тормышында бәхетле һәм истә калырлык вакыйга. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1100 нче бала тууы теркәлде. Бәхетле ата - аналар кызларын Элина дигән матур исем белән атадылар. ГХАТ бүлеге белгече Элинаның тормышында беренче документ - туу турында таныклык тапшырды һәм чын күңелдән бәхетле вакыйга белән котлады һәм ата-аналарга кызларына тәрбия бирүдә уңышлар теләде!

Тантанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.

ЗАГС белгечләре ата-аналарга һәр баланың исем мәгънәсен аңлатып бирделәр. Киров районы пенсион фондының җитәкчесе Гүзәл Сафина килгән ата-аналарны котлады һәм ана сертификатын тапшырды.


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бәйрәмдә искиткеч бәйрәм һәм җылы атмосфера хөкем сөрде. Юбилярлар арасында галимнәр, табиблар, академиклар, профессорлар күп иде. Күпләре әле дә фәнни һәм укытучылар эшчәнлеген дәвам итәләр, барысы да «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына кул куйдылар, бер-берсе белән озын гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар, вальс биеделәр, төбәк конкурслары җиңүчесе Лилия Хәмидуллина башкаруындагы җырлар ишеттеләр.Бу истәлекле көнне юбилярларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәк-чәк милли ризыгы тапшырылды. Туганнары, якыннары, балалары һәм оныклары әти-әниләрен котладылар һәм чәчәкләр тапшырдылар.

2018 елның 20 декабрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 22 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Шакиров Шамиль Александр улы һәм Эльвина Радик кызы гаиләсендә булды. 14 декабрьдә аларның ике малай туды.Яңа туган сабыйларга Әмир һәм Тимур исемнәре кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International