2019 елның 20 нче апрель көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идәрәсендə хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында булган психологик аермалар, гаиләнең мал-мөлкәте, аралашу ихтыяҗы турында сүз барды.
2019 елның 20 нче апрель көнендә ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга язылышу тантанасы нигезләрен инструктаж рәвешендә күрсәттеләр.
Бу көнне Кайбыч үзенең чираттагы туган көнен бәйрәм итте. Бәйрәм, Кайбыч ягы музеен ачу тантанасыннан башланып китте. Бу чарада район халкы, мөхтәрәм кунаклар, район оешмалары, шул исәптән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге катнашты. Һәр оешма яңа ачылган музейга, үзләренең тарихи альбомнарын тапшырды.
Бүгенге гомумрайон өмәсе көнен табигатебез дә зарыгып көткән диярсең. Җылы һәм кояшлы һава торышы өмәгә чыгучыларга кәеф күтәренкелеге өстәп торды. Шәһәр урамнарында исә иртәдән үк хезмәт киеренкелеге күзгә ташланды: кулларына тырма, себерке, чиләк күтәреп олысы-кечесе өмәгә чыкты. Хезмәт коллективлары, мәктәпләр, уку йортлары дәррәү килеп тагын бер кат үзләренең территорияләрен җыештырып, буясы урыннарны буяп куйдылар. Бу эштә ГХАТ хезмәткәрләре дә читтә калмады.
2019 елның 20 апрелендә ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: Тантаналар сарае яны территориясен чистарттылар, агачлар һәм бердюрларны агарттылар, чәчәкләр утыртуга җирләр әзерләделәр.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге “Эко-яз 2019” акциясендә катнашты. ГХАТ бүлеге коллективы никахлашу сарае янындагы мәйданны тәртипкә китерде. ГХАТ хезмәткәрләре кышкы кар астыннан чыккан чүп-чарларны җыйды. Шушындый экологик акция ГХАТ бүлеге өчен матур традиөиягә әверелде.
2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре экологик өмәдә катнашты. ГХАТ бүлеге коллективы, көрәкләр һәм буралар белән коралланып, кыш буена җыелган чүп-чарны чистарттылар, тирә-юньдә кар ыргыттылар. Мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә һәм шәһәребезнең игелегенә юнәлдерелгән.
21 апрельдә илебездә билгеләп үтелә торган җирле үзидарә көне алдыннан Әлмәт татар дәүләт драма театрында шәһәр һәм районның муниципаль хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Муниципаль хезмәткәрләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Айрат Хәйруллин котлады.
Умырзая кинәт кабына, чишмәләр җанлана, яңа өметләр уяна, яңа гаиләләр туа.... Апрель-гашыйклар ае бит!
2019 елның 19 апрелендә Баулы районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 19 нчы пары теркәлде. Гашыйклар Андрей һәм Регина әлеге кояшлы язгы көндә гаилә корырга карар кылдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мөрсәлимова яшь парларны котлап, аларга бәхет, нык һәм тату гаилә теләде.
2019 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 200 нче кечкенә бала тууы теркәлде. Вячеслав Геннадий улының һәм Румия Альберт кызының тансык уллары Данияр дөньяга килгән. Озак көткән кечкенә һәм аңсыз кеше дөньяга килгән йортны шатлык һәм бәхет белән тулыландыра. Бала туу-кечкенә тылсымлылык. Бу дулкынландыргыч, шатлыклы, әмма шуның белән бергә бик җаваплы.