Бүгенге гомумрайон өмәсе көнен табигатебез дә зарыгып көткән диярсең. Җылы һәм кояшлы һава торышы өмәгә чыгучыларга кәеф күтәренкелеге өстәп торды. Шәһәр урамнарында исә иртәдән үк хезмәт киеренкелеге күзгә ташланды: кулларына тырма, себерке, чиләк күтәреп олысы-кечесе өмәгә чыкты. Хезмәт коллективлары, мәктәпләр, уку йортлары дәррәү килеп тагын бер кат үзләренең территорияләрен җыештырып, буясы урыннарны буяп куйдылар. Бу эштә ГХАТ хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Яз - чисталык һәм матурлык вакыты. Өмәләр яшь буынга хезмәт тәрбиясе дә ул, алар аша без чисталыкка, матурлыкка ирешеп кенә калмыйбыз, ә бәлки башкалар хезмәтенә карата сакчыл караш та тәрбиялибез.