Умырзая кинәт кабына, чишмәләр җанлана, яңа өметләр уяна, яңа гаиләләр туа.... Апрель-гашыйклар ае бит!
2019 елның 19 апрелендә Баулы районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 19 нчы пары теркәлде. Гашыйклар Андрей һәм Регина әлеге кояшлы язгы көндә гаилә корырга карар кылдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мөрсәлимова яшь парларны котлап, аларга бәхет, нык һәм тату гаилә теләде.