Бу көнне Кайбыч үзенең чираттагы туган көнен бәйрәм итте. Бәйрәм, Кайбыч ягы музеен ачу тантанасыннан башланып китте. Бу чарада район халкы, мөхтәрәм кунаклар, район оешмалары, шул исәптән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге катнашты. Һәр оешма яңа ачылган музейга, үзләренең тарихи альбомнарын тапшырды.Кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Илфат Сөнгатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Югары Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров, якташларыбыз- ТР Дәүләт Советы депутаты, генерал-майор Рафил Ногманов, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова һәм башкалар бар иде. Районның беренче җитәкчесе Азат Хәнифәтуллин, аннан соң район башлыгы булган Җәүдәт Гаффаров та кунаклар арасында.