21 апрельдә илебездә билгеләп үтелә торган җирле үзидарә көне алдыннан Әлмәт татар дәүләт драма театрында шәһәр һәм районның муниципаль хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Муниципаль хезмәткәрләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Айрат Хәйруллин котлады:
- Дәүләт безгә барыбызга да, җәмгыятькә, халыкка хезмәт итү бурычын ышанып тапшырды. Һәр көн кешеләргә файда китерсен өчен эшләргә кирәк. Сезгә нәтиҗәле хезмәтегез, аңлавыгыз, безнең районда яшәүчеләр, кунаклар өчен матур һәм уңайлы итеп төзекләндерүдә ярдәмегез өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Бездән алга таба да шәһәр һәм район территорияләрен үстерү, халык ышанычын саклау һәм ныгыту мәсьәләләрен хәл итү буенча максатчан эш таләп ителә.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгече А. И. Савельевага Айрат Ринат улы Хәйруллин Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының рәхмәт хатын тапшырды.
Драма театры фойесында узган «Hand Made» күргәзмәсендә Гражданлык Хәле Актларын Теркәү идарәсе хезмәткәрләренең дә эшләре тәкъдим ителде.