ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 нчы елның 13 нче май көнендə Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарəсе башлыгы Гөлшат Нигматуллина Түбəн Кама муниципаль районы Кама Аланы ГХАТ бүлегендə беренче тапкыр булып кайтты.

2019 елның 13 нче май көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə «Гаилə нигезлəре» электив курсы кысасында дəрес уткəрелде.

Халыкара гаилә көне алдыннан Муравьёвлар Николай Алексей улы һәм Валентина Павел кызы бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Аларны зур гаилә бәйрәме – алтын туйлары белән район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре котлады.


12
май, 2019 ел
якшәмбе

Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан уздырылган бэйрэмдэ актив катнашучылар булдылар.

2019 елның 9 маенда 10 сәгатьтә үзәк мәйданда предприятие һәм оешмалар, уку йортлары коллективлары җыелды. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан уздырылган җиңү парадында катнаштылар.


11
май, 2019 ел
шимбә

 Беркем дә аңлаталмаслык Тылсымлы жиде саны. Күп кешеләр жиде санын бәхетле сан дип саныйлар. Бигрәк тә сүз өч җиде турында бара икән- бу гарантияләнгән уңыш. 2019 елның 11нче май аенда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 777 нче гайлә пары теркәлде. Алар – 777- кыю рәвештә әйтергә була - ул кешегә уйланган максатларын тормышка ачырырга күп энергия бирә

10 май көнне ГХАТ бүлегендә гадәттәгечә мәктәп укучылары булып китте. Бу юлы 5нче мәктәп укучылары белән «Семьеведение» курсы кысаларында гаилә кыйммәтләре һәм өйләнешүгә ничек әзерләнергә кирәклеге турында кызыклы дәрес үткәрелде.


10
май, 2019 ел
җомга

Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 50 ел бергә гомер кичерүче Аржевитиннар гаиләсе чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйбыз!

Менделеевск муниципаль районы ГХАТ бүлеге коллективы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чараларда катнашты

Учреждение хезмәткәрләре ветераннар өчен бәйрәм табыны оештырдылар, шулай ук Җиңү көне уңаеннан шәһәр чараларында катнаштылар.

Парадка җитди әзерләнделәр, ветераннар белән трибуна яныннан узган чакта матур кызыл шарлар очыртылды.

Елдан-ел Бөек җиңү бәйрәмендә сугыштан җиңү белән кайткан ветераннарыбыз саны кимегәннән кими. Вакыт алга бара, ләкин яшь буын җиребезне саклап калган әби-бабаларыбызны онытмый. Бөек Ватан сугышы күп кенә гаиләләргә кагылып тарихта тирән эз калдырган. Бүгенге көн тыныч һәм ул елларның авырлыгын күз алдына китерү безгә кыен.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International