Кадерле дуслар!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйбыз!
Җиңү көне - миллионлаган Россия гаиләсе тарихына мәңгегә кереп калган иң бөек һәм истәлекле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн халкыбызның какшамас рухының, бердәмлек, батырлык һәм каһарманлыгының чын символына әверелде.
Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез!