Чистай ЗАГС бүлеге белгечләре Җиңү кэне уңаеннан уздырылган бэйрэмдэ катнаштылар

2019 елның 12 мае, якшәмбе

Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан уздырылган бэйрэмдэ актив катнашучылар булдылар.

2019 елның 9 маенда 10 сәгатьтә үзәк мәйданда предприятие һәм оешмалар, уку йортлары коллективлары җыелды. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан уздырылган җиңү парадында катнаштылар.

Бирегә җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык һәм өч тапкыр автоматлардан атып каршы алдылар. Аннары үзәк мәйданда хәрби техника парады башланды, предприятие һәм оешмаларның бәйрәм коллективлары Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы Геройлары стелаларына юл алдылар.

Бәйрәм Скарятинский бакчасында дәвам итте.Биредә Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен өстәлләр әзерләнгән иде,”Кыр кухнясы “эшләде. Моңардан тыш үзешчән артистлар, ветераннар хоры,бию төркемнәренең яшь башкаручылары катнашында шәһәрлеләр менә дигән концерт карый алдылар. Ә 15 сәгатьтә Үзәк мәйданда “Үлемсез полк” гомумшәһәр акциясе старт алды. Бәйрәм концерт һәм фейерверк белән Скарятинский бакчасында төгәлләнде.

2019 елның 10-11 маенда Чистай Никахлашу сараенда уздырылган гаилә никах теркәүләре махсус сценарий белән уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International