Халыкара гаилә көне алдыннан Әлмәт шәһәреннән Муравьёвлар гаиләсе алтын юбилейларын билгеләп үтте

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Халыкара гаилә көне алдыннан Муравьёвлар Николай Алексей улы һәм Валентина Павел кызы бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Аларны зур гаилә бәйрәме – алтын туйлары белән район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре котлады.

Николай Алексей улы һәм Валентина Павел кызы бишенче сыйныфтан бер мәктәптә белем алганнар, бер парта артында утырганнар. 1965 елда Николайны армиягә алганнар, 3 ел Брест шәһәрендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ул. Әлмәт шәһәренә хезмәт итеп кайткач, Николай Алексей улы бурениядә эшли.

Валентина Павел кызы Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, аннары ветеринария институтын тәмамлаган. Аннан соң Аксубай колхозында эшләгән.

1969 елның 8 маенда алар үзләренең гаилә союзын теркиләр һәм Николай Алексей улы Аксубайга күчеп килә. Минзәлә һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумнарын тәмамлап, механик һәм агроном булып эшли.

1974 елда Муравьёвлар гаиләсе Әлмәт шәһәренә күчеп килә. Күп еллар авыл хуҗалыгына багышлаган алар.       

Бәхетле никахта аларның ике уллары Олег һәм Вячеслав туа. Ә бүген әби-бабайларын яраткан оныклары да уңышлары белән куандыралар.

ГХАТ идарәсе коллективы юбилярларга ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм игелек тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International