10 май көнне ГХАТ бүлегендә гадәттәгечә мәктәп укучылары булып китте. Бу юлы 5нче мәктәп укучылары белән «Семьеведение» курсы кысаларында гаилә кыйммәтләре һәм өйләнешүгә ничек әзерләнергә кирәклеге турында кызыклы дәрес үткәрелде. Шулай ук Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы укучыларны фотогалерея белән таныштырды, гражданлык хәле актларын теркәү органнарының тарихы һәм демографик күрсәткечләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар һәм инде очрашу азагында кунаклар тантаналар уздырыла торган бүлмәләргә үтте.