2022 елның 23 августында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында ике йөзенче бала туу теркәлде. Михаил һәм Анастасия Максимовлар гаиләсендә уллары Тимофей туды.
Тантаналы шартларда ике «бриллиант» һәм өч «алтын» пар котлаулар кабул итте. Гаилә тормышы юбилярлары гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар.
2022нче елның 24нче август көнендә Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы узачак. Тантанага Түбән Кама районыннан Михайловлар гаиләсе чакырылган. Михайловлар күптән түгел энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Узган 30 ел эчендә Вячеслав Иванович һәм Зоя Петровна 10 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Дмитрий һәм Радмила Корольковлар гаиләсендә дөньяга килгән балага исем кушу тантанасы узды. Алар кызларына София дип исем куштылар. Грек теленнән тәрҗемә иткәндә бу исем «акыллы» дигәнне аңлата.
Чистай Никахлашу сараенда аеруча үзенчәлекле саннар булган календарь көннәрендә язылышу тантаналарына ихтыяҗ зур. Бу фактка яшь парлар гына түгел, ә яшьрәк яшьтә никахка керүчеләргә дә зур игътибар бирелә. Бу атнаның беренче көне булуга карамастан, ГХАТ бүлегендә өч пар никахларын теркәделәр.
Яшел Үзән яшь парлары үз гаиләләрен законлаштыру өчен матур датаны сайлауларын дәвам итәләр. 2022 елның 22 августында искәрмә түгел. Бу көнне Яшел Үзән муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 12 пар никахларын теркәделәр.
22 августта Россия Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә-бу безнең һәрберебез өчен үзенчәлекле көн.
2022 нче елның 22 нче августында Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хәкимов Әнис Ильяс улы һәм Кадыйрова Диана Булат кызы никахларын тантаналы рәвештә теркәү, Булат Илдар улы Һәм Гөлшат Рәдиф кызы Кадыйровларны «көмеш» туйлары уңаеннан хөрмәтләү тантанасы узды.
22 августа эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районында төп социаль-демографик күрсәткечләр, гражданлык хәле актлары турында 143-ФЗ номерлы Федераль закондагы үзгәрешләр турында Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы чыгыш ясады Э.И. Демченко.
Дүшәмбе – гадати туй көне булмаса да, бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сарае яшь парлар өчен үз ишекләрен ачты.