ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе Э.Ә. Зарипова Зәй, Түбән Кама ,Тукай районнарында тикшерү үткәрде.

Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Утырышта 2013 елда башкарылган эшләр һәм 2014 елга планнар турында сөйләшенде. Беренче булып, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиевның чыгышы тыңланды. Опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Гүзәл Шакирҗанова ятим балаларны социаль яклау максатыннан үткәрелгән чаралар турында сөйләде. ЗАГС җитәкчесе Люция Фатыйхованың чыгышы, шулай ук мәгълүматларга бай иде. Люция Рәшид кызы 2012 ел белэн чагыштырганда  2013 елда 26 бала күбрәк тууын әйтеп үтте. Барысы 678 бала туган. Үлүчеләр — 709.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова:
— Халык җыеннары башланачак, безнең эшләгәнгә бәяне алар бирәчәк, — диде. 

2014 елның 3 февралендә  Мамадыш муниципаль  районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яңа елның беренче сертификат тапшыру тантанасы үтте.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова залда утыручы бәхетле 16 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде, ана капиталына ия булу хокукын дәлилләүче сертификатларны тапшырды.

3 февраль көнне Балтач мәдәният йортында «Мәдәният елын» ачу тантанасы булып узды. Бәйрәмдә Вакыйф Мансур улы Зәкиев мәдәният өлкәсендәге эшчәнлегебезне һәм 2014нче елда мәдәният хезмәткәрләре алдында торган бурычларны яктыртты. Мәдәният елын ачу тантанасында бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунаклары Татарстан дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе – Рәзил Исмәгыйл улы Валиев, Татарстан язучылар берлеге рәисе – Рафис Харис улы Корбанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр-бию ансамбленең директоры – Юрий Леонидович Жуков һәм баш балетмейстеры – Раилә Мөхәммәтханова Гарипова, Балтач муниципаль район башлыгы – Рамиль Рәшит улы Нотфуллин һәм барлык җитәкчеләр катнашты. Шулай ук бәйрәмебезгә мәдәният хезмәте ветераннары, сәхнә ветераннары һәм барлык мәдәният хезмәткәрләре чакырулы иде.   Район администрациясе халкыбызның рухи ихтияҗын, мәдәниятен үстерүне истә тотып, бию сәнгатен тагын да үстерү, камилләштерү максатыннан килгән кунаклар һәм район хакимияте башлыгы арасында  килешү төзелде.Тантана районыбызның сәнгать осталары чыгышы белән бергә үрелеп барды. Концертта үзебезнең район йолдызлары Илназар, Радик Шакиров, Инсаф Марданов, Ирек Фатихов, Диләрә Вахитова, Рафиль Жәләлиев, «Балкыш» җыр-бию ансамбле, «Шулдыр жыт» удмурт фольклор коллективы,  бию төркемнәре һәм Халык уен кораллары оркестрының матур чыгышлары тәкъдим ителде.


2
февраль, 2014 ел
якшәмбе

Тиң парларын эзләүчеләр өчен Мамадыш җирлегендә үз эшчәнлеген 2013 нче елның ахырында башлап җибәргән “Танышулар клубы” ялгыз ирләр һәм хатын-кызлар арасында көннән -көн популярлаша бара  һәм үзенең беренче җимешләрен бирә башлады.

Танышып өлгергән алты пар инде никахларын да үткәргәннәр, бу үз чиратында, яшьләрнең гаилә корырга әзер булулары турында сөйли.

Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шушы проект ярдәмендә табышкан парлар тиздән никахларын теркәргә гариза бирерләр һәм ГХАТ бүлеге каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубының яңа әгъзалары булырлар дип ышанып кала. 


1
февраль, 2014 ел
шимбә

Спас районы башкарма комитеты житәкчесе, комиссия председателе С.И.Тюнев оешма житәкчеләре,  һәм  авыл җирлеге җитәкчеләре катнашында утырыш булып узды.

Утырыш барышында Спас районы баш табибы Е.И.Самохвалов һәм авыл җирлеге җитәкчеләренең чыгышы тонланылды.

МФЦ хезмәткәрләрен ЗАГС бүлеге җитәкчесе һәм башка белгечләр укыта. Уку дәресләре атна буе дәвам итәчәк.

Кышның да үз матурлыгы бар шул. Әллә салкын гыйнвар аенда тугангамы, ярата ул елның бу фасылын. Көн дә үтеп йөргән өй каршыларындагы үзәнлек кар патшалыгын хәтерләтә. Ә җәен ул яшеллеккә төренә. Язмыш җиле үзе ташлый бу якларга Балтач районының Янгул авылы кызы Данияне. Шушында гомерлеккә төпләнеп каласын сизгән диярсең. Кара, Утар Атыга килгәненә дә 60 елдан артык вакыт үткән икән бит.

Әтисе Ибраһим тирә–юньдә дан тоткан көрәшче, әнисе Фагыйлә дини кеше була. Беренче көненнән үк әтисе фронтка алына. Әтисенең: “Кызым, озак тормам, кайтырмын, аңарчы зур үсә тор”,—диюен оныту мөмкинмени?! Күңеле сизгән диярсең, сүзендә тора, кайта бит әтисе.

Инде үсеп, буйга җиткәч, биюче, җырчы егет Мәгъсүм белән гаилә корып җибәрәләр. Бу көннән башлап язмыш аларның мәхәббәтләрен төрлечә сыный. Дания Субаш Атыга укытырга кайта, ире Мәскәүгә укырга китә.Озак та үтми беренче кызлары  Резеда дөньяга килә. -Мәктәп директоры Нурулла Гыйниятуллин иремне дә мәктәпкә чакыртты. Мәгариф министрлыгы ярдәме белән йорт җиткездек. Ул вакытта Булатыбыз да бар иде инде. Яңа йортка кече кызыбыз Гөлнараны алып кайттык. Тормышыбыз көйләнеп китте. 43 ел матур гына яшәдек. Мәгъсүм генә бик иртә китте, 67 яшендә вафат булды,—ди Дания Нуриәхмәтова.—Ә эшкә килгәндә, үз–үземне аямадым. Мәктәптә татар теле, әдәбияты укыттым, төрле чаралар оештырдым, семинарлар, конференцияләрдә чыгышлар ясадым.
Авылдашлары аны зурлап “Ак әби” дип йөртәләр. Гомер буе балалар һәм гаилә дип яшәде Миннебану әби. Хәзерге вакытта Миннебану әби балаларынын, оныкларынын хөрмәтендә яши.

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Агымдагы елның 27 гыйнварында Теләче районының Югары Кибэхуҗа авылында яшәүче Кәримуллин Мәгсүм һәм Рая апаның олы бәйрәмнәре – бергә тормыш корып яши башлауларына 60 ел. Әлеге хөрмәткә лаек парны авыл халкы бик хөрмәт итә. Аларны шушы түгәрәк даталары белән котлауда районга эшлекле визит белән килгән Республиканың хезмәт һәм социаль яклау идарәсе министры Айрат Шәфигуллин һәм район башлыгы Илдус Зарипов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International