ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Берләшкән милләтләр оешмасы тәкдиме белән һәр елнын 15 маенда уздырыла торган Халыкара Гайлә көнендә  Казан шәһәре Идел буе ГХАТ бүлегендә «Барысы да гайләдән башлана» исемле бәйрәм булып узды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә  Бөтендөнья гаилә көненә багышланган бәйрәм булып узды. “«Мы едины любовью и верой, мы едины семьей и трудом» ” дип исемләнгән әлеге тантанага  шәһәребезнең абруйлы династияләре чакырулы иде.
Паспорт алу кешенең тормышында бик мөһим вакыйга. Кешенең паспортында аның тормыш юлы билгеләнеп барачак: армия хезмәте, гаилә хәле, бала тууы. 2014 елның 16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшь граңданнарга паспортлар тапшыру тантанасы уздырылды.
15 май халыкара гаилә көне уңаеннан, Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә Булат һәм Айгөл Гариповлар гаиләсен кызлары Динә тууы белән котлап уздылар. Җәмгыятебезнең яшәү сыйфаты һәм рәвеше, чыннан да, шат сабыйлар авазы белән бәяләнә. Киләчәктә, Гариповлар гаиләсенә бәхетле, озын гомер, балалар куанычын күреп яшәргә язсын!

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      2014 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булегендә тантаналы чара узды. Анда Югары Ослан районы буенча РФ Пенсион фонды идарәсенең җитәкчесе ун бәхетле гаиләгә ана капиталы сертификатларын тапшырды. ЗАГС бүлегенең җитәкчесе әти - әниләргә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, якты һәм аяз көннәр, балалары өчен куанырга күбрәк сәбәпләр булсын дигән теләкләрен белдереп котлады һәм йомшак уенчыклар бүләк итте. Аларны районның мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары шигырь һәм җыр белән котлады. 

      Видеоконференция бүген үткәрелүче Халыкара гаилә көненә белән бәйле иде.

      Халыкара хокук ярдәме, ГХАТ органнары эшчәнлегендә хокук нормаларын куллану практикасын күрсәтүгә багышланган чарада Бахчисарай районы дәүләт администрациясе рәисе урынбасары Г.П.Пехарь һәм Бахчисарай районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Е.А.Терещенко катнашты.

      Киңәшмәдә Буа район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. эш планы белән таныштырды һәм авыл җирлекләре белгечләренең отчетлары буенча төгәл анализ ясады, үлү һәм туу очракларының вакытында теркәлүе һәм субвенция акчаларын төгәл үзләштерү турында аңлатма бирде.

Тантананы район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы ачып җибәрде һәм алып барды. Ул алтын туйларын билгеләп үтуче парларның тормыш юллары белән таныштырды. Алар:

Тынламас авылыннан- Муллаянов Әүҗәт Әмирҗан улы хәм Муллаянова Илгизә Газизҗан кызы.

Актаныш авылыннан- Хаматнуров Минигаян Минигали улы хәм Фәрдүнә Файзрахман кызы.

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан, Апас туган якны өйрәнү музеенда тематик кичә үтте. Музей коллективы, районның ветераннар Советы, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән оештырылган кичәдә Рәшит һәм Мәрзия Шәйхиевлар, аларның балалары, онык, оныкчыклары катнашты.

      Халыкара гаилә көне 15 майда 1994 елдан бирле бәйрәм ителә. Бу көнне күп кенә Татарстан Республикасы ГХАТ бүлекләрендә тантаналы чаралар үткәрелә: гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү, тантаналы рәвештә никах теркәүләр үткәрү, күп балалы гаиләләрне котлау, ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тантаналы рәвештә тапшыру, тантаналы төстә исем кушу. Гаилә һәм никах институтларын ныгыту һәм үстерүдә бу бәйрәмнең әһәмияте бик зур.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International