2014 елның 15 маенда Идел буе районы ГХАТ бүлегендә уздырылган «Барысы да гайләдән башлана» исемле бәйрәм программасы турында

2014 елның 16 мае, җомга

Берләшкән милләтләр оешмасы тәкдиме белән һәр елнын 15 маенда уздырыла торган Халыкара Гайлә көнендә  Казан шәһәре Идел буе ГХАТ бүлегендә «Барысы да гайләдән башлана» исемле бәйрәм булып узды.

             Бәйрәм үзләренең алтын һәм бриллиант гайлә юбилейларын билгеләп узган парларны котлау белән башланып китте.

             Алардан соң Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре яшь балалы гайләләргә ана капиталы сертификатын, Идел буе миграция бүлеге хезмәткәрләре 14 яшьлек балаларга беренче паспортларын тапшырдылар. Кунакларны котлап 6 нчы гимназиянең балалар вокал ансамбле чыгыш ясады.

            Бәйрәмнең кадерле кунаклары булып шәһәр социаль-реабилитация үзәге инвалид балалары булды. Барлык катнашучыларга да «Гайлә битләре» журналы һәм «Эрмитаж» клубы оештырган «Ривьера» күңел ачу комплексына балалар бәйрәменә билетлар өләшенде.

            Барлык Казан гайләләрен Халыкара Гайлә көне белән котлыйбыз, аларга сәламәтлек һәм муллык телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International