ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2014 ел
шимбә

2014 елнын 5 июлендә Татарстан Республиасынын Әгерҗе шәһәрендә “Кәләш парады” уздырылды. Биш гаилә узләренен тырышлыгын, унганлыгын һәм булганлыгын курсәтте. Алар өчен уеннар оештырылды. Бәйрәмнен иң матур конкурсы - кәләшләрнен тормыш иптәшләренә бөтен кеше алдында мәһәбәт хисләрен белдеруе булды. Бәйрәм азагында кәләш букетларын ыргыттылар. Анжела Гаязетдинова кичәдә беренче урын яулады.

      “Гаилә бәхете – ил бәхете”, - ди халык. Бу исә: гаиләбезнең сәламәтлеге, ул - ыруг-нәселебез абруе, ил абруе дигән сүз. Бәхетле гаиләләр күбрәк булган саен – илебез дә ныгый бара. Бөтенлек, тигезлек, туганлык төшенчәлекләре, бүген дә гаиләнең асылын тәшкил итә. Укытучылар гаиләсе Нугайбиков Разаил Галимҗан улы һәм Энҗе Камил кызы быел алтын туйларын билгеләп үтте. Разаил Галимҗан улы-хезмәт ветераны, ул 40 ел буена Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Бүгенге көндә футбол федерациясендә түгәрәкләр алып бара, ул әзерләгән командалар ел саен район күләмендә призлы урыннар яулый. Аның хәләл җефете Энҗе Камил кызы халык мәгарифе отличнигы, ул 45 ел хезмәтен укытучылыкка багышлаган. Нугайбиковлар Роза һәм Клара исемле 2 кыз үстереп, аларга бөтен мәхәббәтләрен бүләк иткәннәр, хәзер 3 онык һәм 1 оныкчыкны тәрбияләргә ярдәм итәләр. Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Н.М. Хайдарова юбилярларны котлап, аларга тантаналы рәвештә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаль һәм истәлекле бүләк тапшырды. 


4
июль, 2014 ел
җомга

04 нче июльдә  Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Баулы районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 23 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Район  Советы  аппараты җитәкчесе Ринат Хамидуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы  яшүсмерләрнең  ата-аналары да уртаклашты.  Паспорт белән бергә балаларга  “Баулы –көч хәрәкәттә” дип исемләнгән видеофильм тапшырылды.  

Бүген 2004 елның 4 июль көнендә Казан шәһәренең Яңа-Савин районының ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы булып узды. Бу очрашу 8 июльдә булып узачак гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылды.

Гаилә һәм балалар гомер гомергә кеше өчен иң мөһим һәм кадерле күрсәткеч. Ә яшь гаиләләрнең тормышын җиңеләйтү өчен кулланыла торган дәүләт программаларын реализацияләү киләчәктә дә бу күрсәткечләрне саклау һәм демографик үсешне арттыру өчен этәргеч булып тора.

Бу бәйрәмдә әле күптән түгел әни булу бәхетен татыган 19 яшь әни катнашты. Аларга Яңа-Савин районының пенсия фонды һәм Автоград банкы хезмәткәрләре тарафыннан ана капиталы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Россиядә беренче тапкыр изге Петр һәм Феврония Муромскийлар бәйрәме официаль рәвештә 8 июльдә уздырылды.

Шушы бәйрәмне каршылау уңаеннан Тәтеш муниципаль  районы ЗАГС бүлеге “Гаилә тантанасы” дигән чара үткәрде. Әлеге чарада туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм семья тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булды.

Тәтеш районы Пенсия фонды идәрәсенең башлыгы И.А. Большакова,  «Россельхозбанк» җитәкчесе Н.Г. Рыжова,  « Автоградбанк » тан                   С. Н.Князькина, Кильдеш авыл җирлегенең башлыгы В.С. Исаев, район пенсионерларының Советы   җитәкчесе Н.В. Новикова әлеге бәйрәмнең кунаклары булдылар.

Туу турында таныклыклар Головлар, Носовлар, Кулагиннар, Маштеевлар гаиләләренә, ана капиталына сертификатлар   С.Нальгиева, Е.Рыжова, А.Ярмуллина, Л.Миннулина, Л. Сабирова дигән әниләргә  тапшырылды.

Семья тормышында  50 ел бергә яшәгән Рәхимҗан Галимҗан улы һәм Валентина Федор кызы Булатовларны  алтын юбилейлары белән  хөрмәтләү бәйрәмнең дулкынландыргыч  мизгеле  булды.

Бу көндә изге теләкләр, котлаулар, бүләкләр, шулай ук гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка чәчәге бәйләмнәре – бөтенесе дә булды.

Менә инде 780 ел  православие динендәге кешеләр гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылыкны үз канаты астына алучы изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлеген хөрмәтлиләр. ЗАГС бүлегендә үткән  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне бөтен чарада катнашучыларның  күңелләрен күтәрде. Һәрбер кеше семья бәхетен  тагын да ныгыту турында уйланды.

2014 елның 4 июлендә Чирмешән районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар бирелде. РФ Пенсия фондының җитәкчесе Г.Ә.Гыймранова тантаналы шартларда 14 яшь әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Закирова да әниләрне тәбрикләде һәм аларга файдалы мәгълүматлар тупланган "Гаилә битләре" дип исемләнгән брошюралар  тапшырды.

      Бүген, 2014 елның 4 июль көнендә, Бөтенроссия бәйрәме “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” алдыннан Лениногорск муниципаль районы муниципаль берлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге эшчеләре туган якны өйрәнү музее хезмәттәшләре белән бергә гадәттә булмаган хәлдә өйләнешү тантанасын музейның экспозиция залында үткәрделәр. Яшләр һәм чакырылган кунаклар күп нәрсә татар туйлары традицияләры турында белделәр. 


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

03.07.2014 ел Зәй районында Дүрт Мунча мәдәният йортында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде.     Бәйрәмендә алты үрнәк гаиләлә катнашты. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре тарафыннан матур җырлар яңгырады.  Дүрт Мунча авылы башлыгы Радик Ситдиков гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшарды.Кичә бик күңелле узды.


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Шәмсенур Рәхмәтуллина 2014 нче елның 2 нче июлендә үзенең 95-еллыгын каршы алды. Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы Анатолий Иванов килде. Чәчәкләр, бүләкләр, дәүләтебез башлыгы Владимир Путиннның котлау хаты белән беррәттән Анатолий Петрович үзенең дә җылы теләкләрен җиткерде.

Шәмсенур апа тумышы белән Югары Яке авылыннан. Гомере буе шунда торган, шунда хезмәт куйган. Картлык көнендә Мамадыш шәһәренә кызы янына күчеп килгән.

Бүгенге көндә юбилярыбыз ике кызы, 11 оныкчыгына куанып, тормышының ямен-тәмен татып яши, үзен бик бәхетле хис итә. 

      2 июльдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин Апас авылында яшәүче Анна Комиссарованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Анна әби тумышы белән Тәтеш районыннан. “Апаска килүемә 60 ел инде, бик кадерле, үз җиремә әйләнде Апас. Халкы әйбәт. Минем күршеләрем бигрәк тә әйбәтләр. Әле үземне 90 яшьтә дип уйламыйм да. Тирә-күршегә дә күз колак булып торам, бәрәңге, яшелчә үстерәм. Балаларга да барып булышып киләм”, – ди ул. Тормыш иптәшен бик иртә югалта, аны һаман да сагынып яши әби. Район башлыгы Рәсәй Президентының Котлау открыткасын укыгач та, Анна әби үзен хөрмәтләгәннәре өчен аларга: “Минем кебек озын гомерле булыгыз”, – дип теләкләр теләде.

 

       – Район яңалыклары белән гел “Йолдыз” гәҗитеннән танышып барам. Җитәкчеләрнең өлкәннәрне хөрмәтләвен укып куанам. Менә бу бәхет үземә дә туры килде, район хуҗасы белән дә күрештем, – ди Анна әби сөенеп.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International