ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе
          2012 елдан Балтач ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә” клубы эшләп килә. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан “Яшь гаилә” клубының чираттагы очрашуы булды. Бу чарага озак еллар ЗАГС бүлеген җитәкләгән, бүгенге көндә район хатын-кызлар советын җитәкләүче Фирая Котдус кызы Хәкимҗанова яшьләргә гаилә тормышының серләрен, үзенең киңәшләрен сөйләп узды. Район социаль яклау үзәге психологлары парларга төрле тренинглар, тестлар үткәреп, яшьләргә матур теләкләрен юлладылар.

7
июль, 2014 ел
дүшәмбе

         2014 елның  7 июлендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе авыл җирлеге сәркатипләре белән җыелыш үткәрде. Җыелышта гражданнар хәле актларын теркәү бланкы форматының үзгәрүе, МФЦ га гражданнардан сораулар кабул итү, үлем  актын  вакытында теркәү сорауларлары каралды, 2014 елның 1 ярты еллыгына эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды.

7 июльдә Менделеевск муниципаль район башлыгы катнашында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева 2014 елның беренче яртысындагы эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Яртыеллык йомгаклары буенча барлыгы 564 гражданлык хәле турында акт теркәлде, шул исәптән 185 – бала туут турында, 105 – никахны теркәү, 63 – аерылышу, 185 – үлем турында, 29 – ата булуны дәлилләү турында. 297 таныклык кабат бирелде, архив фондыннан – 637 белешмә, 399 берәмлек корреспонденция эшкәртелде. Бүлек юридик эшчәнлек өстенә мәдәни-массакүләм эш алып бара. Мисал өчен гаиләне ныгыту, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау буенча чаралар.

Бүгенге көндә ЗАГС бүлегенең төп бурычы булып кәгазьдә бирелгән актлы язмалар мәгълүматының электрон вариант белән тәңгәл килүен тикшерү булып санала, – диелә Ф.В.Козырева чыгышында.

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча чыгыш ясау гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү алдыннан туры килгәнлектән, ул залдагы барлык ќитәкчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлау, сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, уңышлар һәм изгелек теләү белән тәмамланды.

       7 июль көнне Теләчедә яшәүче Галия Садриевага 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары П.А.Чернов, башкарма комитетның ГХАТ бүлеге мөдире А.Р.Имамиева һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе А.Р.Юнысов тәбрик итеп, бүләкләр һәм РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырдылар. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Галия ханым тормыш иптәше Ибраһим белән бу көннәрдә гаилә юбилеен да билгеләп үткән. 

     Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында ГХАТ бүлеге белән берлектә "Кояшкай" балалар бакчасында "Мин гаиләмне ясыйм" рәсем конкурсы узды.

   Конкурсның эчтәлегендә балаларның гаиләләре белән ял вакытларын ничек уздыруларын сурәтләү гыйбәрәт иде. Алар арасында ниндие генә юк: җиләк җыю, балык тоту, бергәләшеп телевизор карау, спорт белән шөгельләнү вакытлары дисеңме... Иң мөһиме рәсемнәрдә гаиләдәге җылылык, яктылык чагыла һәм алар ачык төстәге буяулар аша бирелгән. 

Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында гомер итүче Димиева Нурания Димиевна 3 июль көнне үзенең 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Ул педагогик хезмәт ветераны, Кумара районы Туркаш авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт куйган.
Киңәшмәдә Буа район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. эш планы белән таныштырды һәм авыл җирлекләре белгечләренең отчетлары буенча төгәл анализ ясады, үлү һәм туу очракларының вакытында теркәлүе һәм субвенция акчаларын төгел үзләштерү турында аңлатма бирде. Шулай ук гражданлык хәле актларының яңа А4 форматына күчү турында, актларны теркәгәндә килеп чыга торган  хаталар турында сөйләде.

      2014 нче елның 7 нче июлендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

      Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.


6
июль, 2014 ел
якшәмбе

      Ел саен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гаиләләргә матди һәм мораль ярдәм күрсәтүдән тыш, гаилә төшенчәсенең кыйммәтен, аның җәмгыятьтәге ролен пропагандалау өстендә дә күп эш башкара. Гаиләнең дәрәҗәсен арттыру, аны илне тотрыклы булыр өчен ярдәмче итеп тәрбияләү һәм әлбәттә инде, матди ягын ныгыту буенча күп сандагы акцияләр һәм чаралар уздырыла.

      Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Әлмәт муниципаль районында 30, 35, 45, 50, 55 ел яшәүче гаиләләрне котлау тантанасы булып узды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы “Гаилә - ул барыбыз өчен дә иң кадерле нәрсә дип билгеләп үтте. Гаилә - ул туганнар һәм якыннар, без яраткан һәм үрнәк алырлык кешеләр”. Юбилярларга ГХАТ идарәсе исеменнән медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

       2014 елның  5 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә  никахлар, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, үзенә бер тантана белән теркәлделәр. Әлеге бәйрәмнең символы ромашка булды. Искитмәле ап-ак гади ромашка Россиядә чын символга әйләнде: аны һәркайда - матрёшкаларда, савыт-сабада, сөйгән ярның тәрәзәсе алдындагы асфальта – сүрәтлиләр. Сафлык һәм гөнаһсыз, яшьлек һәм мәхәббәт төшенчәләре дә ромашка белән бәйләнә. Шунлыктан Никахлашу сараеның күркәм залы  әлеге чәчәкләр белән бизәлгән иде, ә яшь парларга  язылушу турындагы таныклыклар өчен ромашка чәчәкләре белән бизәлгән махсус конвертлар бүләк ителде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International