Биклән авылында Тукай районы ГХАТ бүлеге авыл җирлеге белгечләре белән семинар үткәрде. Киңәшмәдә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве һәм эшләрне алып бару өлкәсендә законнарның үтәлеше турында фикер алыштылар, ялгышлар өстендә эш алып барылды.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйльманов авыл җирлекләренең административ биналарын басып йөрүче кешеләрне тоткарларга ярдәм күрсәткән чирмешәнлеләргә Казанда тантаналы шартларда бүләкләр тапшырган.