Аны шушы олы бәйрәме белән Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады, Россия Президенты В.Путинның котлау хатын да тапшырды.
Юлия Иван кызы хезмәт һәм тыл ветераны. Күп еллар сәүдә өлкәсендә эшләп лаеклы ялга киткән, 40 елдан артын хезмәт стажы бар. «Татнефть-УРС» җәгыятенең Баулы филиалы җитәкчесе Әнис Зияров юбилярга бүләк тапшырды.
Юлия Иван кызы тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны Мурзабай Савелий улы белән 4 бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә 10 оныгы, 10 оныкчыгы бар.