Узган елны республика районнарында авыл җирлекләре советлары биналарыннан акча, компьютер техникасы, бланклар урлау очраклары ешайды. Угрылар бинага нигездә тәрәзә аша кергәннәр. Август аеннан алып ноябрь аена кадәр барлыгы шундый 22 факт (Алексеевск, Лениногорск, Әлки, Аксубай, Бөгелмә, Тәтеш, Әлмәт, Баулы, Буа, Түбән Кама, Норлат, Чирмешән районнарында) теркәлгән.
Җинаятьчеләрне, Самарада яшәүче 19 һәм 28 яшьлек егетләрне, 4 март көнне Иске Котыш авыл җирлеге советы бинасын баскан вакытта, «Чирмешән» муниципальара бүлеге хезмәткәрләре тоткарлый.
Полиция хезмәткәрләренә авыл җирлеге башлыгы хәбәр бирә. Ә аңа, үз чиратында, икенче катта шикле тавышлар турында, әлеге бинаның беренче катында яшәүче - авыл храмының настоятеле Николай Тарасов шалтырата.
Нәкъ Николай Степановичка министр урынбасары ТР Эчке эшләр министрының Рәхмәт хатын һәм вәгъдә ителгән 500 мең сум премияне тапшырган. Шулай ук «Чирмешән» полиция бүлеге хезмәткәрләре: штаб начальнигы, полиция подполковнигы Наталья Поликарпова, уголовный розыск бүлеге оперуполномоченные, полиция өлкән лейтенанты Илнар Җиһаншин һәм участок уполномоченные, полиция лейтенанты Александр Чалин әлеге министрлыкның Мактау грамоталары һәм акчалата премияләре белән бүләкләнгәннәр.