Мамадыш районының барлык авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70-еллыгына багышланган юбилей медалләрен тапшыру дулкыны киң колач алды. Шушы көннәрдә район Башлыгы урынбасары Салават Гыймранов Келәүш авыл җирлегендә 28 ветеранның күкрәгенә медалләр беркетте. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов Никифорово авыл җирлегендә катнашып 17 ветеранны тәбрикләде. Шулай ук якынлашып килүче бөек бәйрәм алдыннан Республикабыз хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән азык-төлек пакетлары да тапшырыла башлады, беренчеләрдән булып аларны Урманчы җирлегеннән 92 ветеран кабул итте.
Әйтергә кирәк, чараларга сәламәтлеге какшау сәбәпле килә алмаган ветераннарны тәбрикләү өйләрендә узды. Барлык авыл җирлекләрендә дә ветераннар өчен мәктәп укучылары тарафыннан бәйрәм концерты оештырылган иде.