Мамадыш районында «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кәдрия Идрисова булып китте

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Мамадыш районында республиканың татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова булып китте. Монда ул “Ак калфакның” Мамадыш филиалы эшчәнлеге белән дә танышты. Иң элек ул район Башлыгы Анатолий Иванов белән очрашты.

Шулай ук Кадрия ханым күп кенә чараларда катнашты. Кунаклар “Бәләкәч” балалар бакчасында, “Забота” көндезге тернәкләнү үзәгендә булдылар. Район мәдәният йортында “Милли бизәкләр”, “Нәниләр – 2015” конкурсларында катнаштылар, нәтиҗәләр ясадылар. Шулай ук фойеда уздырылган милли күргәзмә белән таныштылар.

Әйтергә кирәк, Мамадышның җирле “Ак калфак” оешмасы мәктәпләрдә гаилә, гаилә эчендә булган дөрес мөнәсәбәтләргә кагылышлы  темаларга багышланган класс сәгатьләре алып бара. Күп кенә чараларда гаилә темасын күтәреп чыга.

 Күптән түгел балалар бакчалары арасында Г.Тукайның иҗатын сәхнәләштерү буенча уздырылган конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурс шулай ук җирле “Ак калфак” оешмасы тарафыннан оештырылган һәм үткәрелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International