ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2015 ел
шимбә

Республика көне алдыннан 2015 елның 29 августында Лаеш муниципаль районында ике пар никахлашуларын теркәделәр һәм бербөтен гаилә булдылар. Бу Кашаповлар һәм Источинскийлар гаиләләре.

          ЗАГС хезмәткәрләре бу яшь гаиләләрне тәбрикләп аларга гаилә бәхете, тыныч матур тормыш теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

     Республика Көне бәйрәме алдыннан, “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” марафоны кысаларында, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге  “Республика тасмасы” акциясен дәвам итте. Бүлек хезмәткәрләре  28 августта,  никахларын тантаналы төстә теркәү алдыннан, яңа өйләнешүчеләргә һәм кунакларга Татарстан флагы төсләре төшерелгән тасмалар тараттылар. Яшь буынны тәрбияләүдә, аларда ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытуда Республика символының әһәмияте зур.

Аны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән беррәттән, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйковалар да тамаша кылды һәм райондашларыбызны Республика көне белән котлап ихлас теләкләрен җиткерделәр.


28
август, 2015 ел
җомга
30 августта татарстанлылар Республика көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәм көнендә республикада 5 пар үзләренең никахларын рәсмиләштерергә карар кылган. 29 августта, бәйрәм алды көнендә, барлыгы 344 пар никахларын теркиячәк.

2015 елның 28 августында  ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Римма Хажи кызы һәм Тәбрис Харрас улы Сабировларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә  2015 нче елның  28 август  көнендә 100 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти - Муллаянов Радик Нурдәүләт  улы һәм  әнисе - Муллаянова Айгөл  Инур кызы кызларына  Рената исеме куштылар.

Әлеге бүләкне  “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе кысаларында  Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлеге  ясады. Гомумән, акция барышында районда барлыгы 134 укучыны мәктәпкә җыйганнар, шуларның 102се беренче сыйныф укучылары.

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” республикакүләм акциясенә йомгак ясалды. Әлеге акциянең символикасы төшерелгән кубны, ГХАТ идарәсе белгечләре Хуҗиннар гаиләсе күз алдында ачып, акчаларны ияләренә тапшырдылар.
Актүбәлеләргә һәм килгән барлык кунакларга үз куллары белән эшләнгән күргәзмәләр, чәчәкләрдән, яшелчә- җимешләрдән эшләнгән композициялар игътибарга куелды. «Җиңү Аллеяда» һәм «Сугыш гамәлләр Аллеясында» сугыш ветераннары, район һәм бистә җитәкчеләре белән бергә чәчәкләр куйдылар. 

      “Яшел Россия” - “Бөтенроссия экологик шимбә” акциясе кысаларында 2015 елның 28 августында Бөгелмәдә, шәһәрне чистарту максатыннан,  санитар-экологик өмә уздырылды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре, территорияне санитар чистартуда актив катнашып, шәһәрне чистарту  һәм ямьләндерүдә үз өлешләрен керттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International